Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын датчикларын таратучылар – ярдәмчеләрме яисә аферистлармы?

Бер көн эчендә генә дә «01» хезмәтенә дистәләгән яшел үзәнле шалтыратты. Алар хәбәр итүгә караганда, шәһәрдә йортлар һәм фатирлар буенча янгынга каршы датчиклар куярга тәкъдим итеп йөрүче кешеләр пәйда булган. Алар үзләрен янгын сагы хезмәткәрләре дип күрсәтеп, яшәүчеләр белән инструктажлар уздырган, кайбер очракта газ җиһазлары куючылар дип тә атаучылары да булган.

Иң мөһиме – янгынны хәбәр итә торган датчиклар куярга кирәклеге аңлатылган. Ә аларның бәясе арзан түгел – 4 меңнән алып 8 мең сумга кадәр. Пенсионерларны 1 мең сум ташлама бирү белән дә кызыксындырганнар. Өстәвенә тәкъдим ителгән сумманы бүлеп бирү мөмкинлеге дә тәкъдим ителгән. Дөрес, хәзер яшәүчеләрнең күбесе таныш булмаган кешеләргә ышанмый, полициягә яисә янгын сагына шалтырата башлый. Әмма алар арасында акчасын биреп ялгышкан әби-бабайлар да җитәрлек. Датчикларны куярлар анысы, тик менә аларның бәясе чынбарлыктагыдан күпкә артык (берсе якынча 300 сум тора).     

Якынча мәгълүматларга караганда, датчик таратучылар – Казаннан килгән янгын сагы хезмәтенә бернинди дә катнашы булмаган ниндидер шәхси контора хезмәткәрләре. Сатучыларның  тиешле юридик документлары, кенәгәләре барлыгы да билгеле. Аларның үзләренең сүзләренә караганда, алар берәүне дә мәҗбүр итми, датчик сатып алу-алмау һәркемнең үз сайлавы булып кала.
Яшел Үзән янгын-коткару хезмәте бу ситуациягә бернинди дә катнашы булмавын хәбәр итә. Янгынга каршы 8нче федераль отряд  хезмәткәрләре ВДПОның Яшел Үзән бүлеге һәм социаль хезмәт күрсәтү органнары белән бергә былтыр һәм быел хәйрия акцияләре уздырып, кайбер категория гражданнарга янгын чыгуны хәбәр итә торган аппаратларны бушлай куйды.  Социаль хезмәткәр датчик куеласы кешеләрне алдан кисәтеп, янгын сүндерүчеләр йортларга һәм фатирларга шушы  күп балалы гаилә яисә ветеран беркетелгән социаль хезмәткәр белән бергә барды. Димәк, әгәр дә янгын датчикларын сезнең өйгә килеп акчага тәкъдим итәләр икән – аларны кую-куймау һәркемнең шәхси эше.   

Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев