Русларда бер бик үтемле мәкаль бар: бер җирен әтәч чукымый торып, мужик чукынмый ди. Нәкъ шуның шикелле: Лениногорскийда бер йортта ана һәм биш бала янып үлгәч, югарыдагылар тиешле оешмалардан катгый эш таләп итә башладылар.
2016 елның 1 февраленә кадәр хакимиятнең тиешле оешма вәкилләре, республикадагы авыр хәлдә яшәүче күп балалы гаиләләрне йөреп чыгарга һәм хәлләре белән танышырга, кирәк булганда, ярдәм итәргә тиеш иде.
Безнең районда күп балалы 1228 гаилә яши. Шуларның 26сы авыр хәлдә. Болардан кала 135 гаилә ведомствоара исәптә тора. Болар - эчкечеләр. 102 гаиләдә әти дә, әни кеше дә эчә, бу гаиләләрдә 176 бала тәрбияләнә.
Яшел Үзән төбәген дер селкетеп куркытып торган гаилә берәү генә - Карамалы Тауда яшәүче Ивановлар гаиләсе. Безне куркытып түгел, алар өчен халык куркып тора: 35 яшьлек әни кеше унынчы баласын табарга җыена, ә өендә шартлар коточкыч. Электр чыбыклары шундый хәлгә килеп җиткән ки - бүген-иртәгә янгын чыгарга мөмкин. Хуҗаларның коммуналь хезмәтләре өчен 100 мең сум (!) бурычы бар.
Бер караганда, йөзәр мең сумлык бурыч җыеп яткан, кеше хисабына яшәүче гаиләләрне кечерәк фатирларга яки тулай торакларга гына күчерергә кирәк тә бит, ә юк! Бурычлыларның һәркайсының гаиләсендә 3тән алып 10га кадәр балигъ булмаган балалар яши. Барысында да диярлек электр челтәре, газ җиһазлары Аллаһ ризалыгы белән генә тора, төчкерсәң - шартлый, өзелә. Ә янәшәдә - балалар.
Район хакимияте мондый хәл белән килешми, әлбәттә. Гыйнвар аенда гына да тәртипсез гаиләләрне ачыклау өчен 9 рейд ясалып, 161 гаилә тикшерелде. Бу турыда газетаның узган санында яктыртылды. Ата-аналарга янгын, шартлау куркынычын бетергәнгә кадәр балаларны «Гнездышко»га социаль тернәкләнү өчен тапшырырга тәкъдим ителде. Кайбер ата-аналар моның белән килеште, 8 бала - приютка, берсе - балалар дәваханәсенә, 7се туганнарына озатылды.
Гүзәл МИНҺАҖЕВА
Тулырак - газетабызның 8нче санында.
Нет комментариев