Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ямьле туган авылым - Бишнә»

«Ямьле туган авылым - Бишнә», нәкъ шул исемдәге җыры белән авылның моңлы сандугачы Фирдәүсә Шиһапова концертны ачып җибәрде дә инде.

Бишнәдә уңышлы гына эшләп килүче «Бәйрәм» ансамбле бәйгегә күпләрнең күңелен әсир иткән, Габдрахман Әбсәләмовның «Ак чәчәкләр» романыннан Гөлшәһидә җырын тәкъдим итте. Россия киноларыннан да күп кенә җырлар башкарылды.
Бу көнне олысы да, кечесе дә, хәтта балалар бакчасына йөрүче бәләкәчләр дә сәхнә түрендә иде. Илсөяр Зәйнуллина, Мәгъсүм Шәйхетдинов, Әгъләм Вәсилов, Таһир Якупов, Гөлсәрия Вәгыйзова җырларында туган якка, яраткан кешесенә булган ярату, сөю чагылды. Әниле-кызлы Рания һәм Регина Камалиевалар җырлавы, Ләйсән һәм Рамил Галиуллиннарның дәртле биюе һәм барлык катнашучыларның чыгышы тамашачыны әсир итте. Залда бер буш урын юк иде, концерт беткәч тә күтәренке кәеф белән таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев