Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялларда циклон Татарстанны 32 градуска кадәр җылытачак

Алдагы ялларда Татарстанга төньяк антициклонга алмашка циклон киләчәк. Ул үзе белән температура фонын күтәрәчәк, ди ТР Гидрометүзәге фаразы.

«Циклон һәм дулкынлы атмосфера фронтлары йогынтысында» республика территориясендә яшенле кыска вакытлы яңгырлар узачак. Яшен вакытында җилнең 15-20 м/с ка кадәр көчәюе, шулай ук боз булуы ихтимал.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, шимбәгә каршы төндә һава температурасы 9 дан 14 градуска кадәр җылы, ә көндез 29 майда һава 23, 28 градуска кадәр җылыначак, өстәвенә төбәкнең көнчыгышында - +32 градуска кадәр. Якшәмбе көнне, 30 нчы числода, һава температурасы төнлә 12-17 градус җылы һәм көндез +21-+26 градус булачак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, тотрыксыз, урыны белән яңгырлы һәм яшенле һава тиорышы, Татарстанда якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә сакланачак. Әмма 31 майда иртән һәм көндез республика "чираттагы төньяк-көнбатыш антициклоны" йогынтысында калачак.

Нәтиҗәдә тәүлекнең якты вакытында явым-төшемнәр булуы икеле. Иртәнгә һава +6-11 градуска кадәр суыначак. Көндез температура +18-+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев