Ялганчылар ишәйгәннән ишәя
Хәзерге заманда ялганчылар кармагына эләгүе бик җиңел. Алар чын психологлар кебек кешене кайсы яктан "эшкәртергә" кирәклеген яхшы беләләр.
Менә узган атнада да шундый ике очрак булган. Комаров урамында яшәүче 63 яшьлек ханым шундый ялганчыларга ышанып шактый гына суммада акчасыннан колак каккан. Ул "Сбербанк"ның "Калибри" сервисы аша 134 мең сум акчасын үз куллары белән күчергән.
Икенче очракта Украинская урамында яшәүче 45 яшьлек ир ноутбук алам дип "Spbtechnooint" сайты аша 33600 сум акча түләгән. Акчаны ул мошенникларга шулай ук "Сбербанк" аша күчергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев