Ял көннәрендә көчле җил һәм яңгыр көтелә
Һава торышы актив көньяк-көнбатыш циклоны чыгу белән бәйле.
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). 28 апрельдә көндез һәм 29 апрельдә төнлә яңгыр, яшен һәм 23 м/с тизлектә җил исәчәк. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һава торышы актив көньяк-көнбатыш циклоны чыгу белән бәйле. Көндез якшәмбе көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил һәм яңгыр явачак.
Казанда якындагы тәүлекләрдә алмашынучан болытлы һава. Республика башкаласында урыны белән көчле яңгыр булачак. Төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил исәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген төнлә 4-6 градус җылы, ә көндез 8-10 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев