ЮХИДИ хезмәткәрләре юл иминлеге буенча рейдлар уздырган.
Нәтиҗәдә 4 машина йөртүче исерек килеш тотылган. Бер автомобильне 17 яшьлек яшүсмер йөрткән булган. Бу очрак буенча берничә статья буенча административ эш кузгатылган.
15 машина йөртүче иминлек каешын кимәгән, 2 кеше балаларын креслосыз йөрткән, 2 кеше штрафын түләмәгән, 5 машина йөртүченең машина тәрәзәләре тонировкаланган, 35е тизлек режимын сакламаган булган.
Өч көнлек рейд барышында 400 автомобиль тикшерелеп, 97 хокук бозу очрагы теркәлгән.
Нет комментариев