Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ял көннәре җитсә, чаңгы күтәреп, урманга ашыгучыларны ешрак очратасың, шугалаклар да халыктан «мыж» килеп тора

Хәер, шәһәрнекеләр генә түгел, авыл халкы да бик актив дияр идем. Кичен авыл урамнарын скандинавия йөрешенә чыккан хатын-кызлар җанландыра, чаңгыда йөрүчеләр дә шактый. Соңгы елларда тимераякта шуу да модага кереп китте. Чөнки мөмкинлекләр арта.

Норлат
Быелгы кышның бик көйсез булуы да спортка мөкиббән кешене туктата алмый. Чаңгы шуарга яратучылар күптән инде саф һавада ләззәтләнә. Ә Норлат авылында салынган махсус чаңгы юлы, узган ялда тантаналы төстә ачылды. 
Спорт тренеры Илгиз Баһаветдинов ярдәме белән хәзер чаңгыда көндез генә түгел, кичен дә шуарга була. Чөнки ул яктыртылган. Әлеге трассаны булдыруда үз өлешен керткән норлатлыларга авыл халкы чын күңелдән рәхмәтле. 
Һәрвакытта да яшь, сәламәт, көр күңелле булып калыйк. Спорт мәйданнары, чаңгы юллары буш тормасын, вакытыбызны файдалы итеп үткәрик, дуслар!

Күгәй
Күгәй егетләре һәр яктан актив: тырышып эшлиләр дә, укыйлар да, спортны да үз итәләр. Җәен футбол, дип җан атсалар, кышын исә Күгәй халкын хоккей уенын карарга җыялар. Узган шимбәдә биредә чын спорт бәйрәме узды. Менә дигән шугалак бар, ник әле җыелышып, хоккей уйнамас ка, дигән уртак фикер, Күгәйнең олысын-кечесен дә мәйданга җыйды. 
Авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре очрашуны тиешле дәрәҗәдә оештырган. Уен Татарстан гимны белән ачылды. Өч команданың да сынатасы килмәде. Шулай да уен булгач, урыннар билгеләнмичә булмый инде ул. Нәтиҗәдә, олылар командасы – беренче, яшьләр – икенче, ветераннар лаеклы төстә, өченче урынны яулады. Һәм, әлбәттә, дуслык җиңде. Бу чараның максаты да, авыл халкын берләштерү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, Күгәйне җанландыру. Чөнки, шундый шугалакларыбыз булып торганда, үзенә бер күңелле, өйдә бикләнеп ятмыйча, авылдашлар, дуслар белән аралашып, саулыкны ныгытып, көч туплап кайту үзе бер рәхәт.
Дуслык очрашуы клубта, өстәл артында, күмәкләшеп тәмле пылау белән сыйланып дәвам итте. Гомумән, ул истәлекле көн булып, күңелләргә кереп калыр. Киләчәктә дә, шулай бердәм булыгыз, күгәйлеләр!

Түбән Урысбага
Узган ял көннәрендә районыбыз спорт чараларыннан гөрләп торды. Түбән урысбагалылар Олы Ачасырдан килгән кунакларны өр-яңа шугалакта кабул итте. 


– Бик матур уен карап, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Бу әле безнең шундый форматта беренче очрашуыбыз. Яктыртылган, заманча шугалакны күреп, күпләр хоккей уйнарга килү теләген белдерде. Шуңа да, кыш китәргә ашыкмасын иде әле, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. 


Һәр командада да төрле яшьтәге ир-егетләр җыелган иде. 5 : 9 исәбе белән хуҗалар отты. Монысы мөһим түгел, ә тирә-күрше авыллардан, (җан атарга килүчеләр дә бихисап иде), очрашып, күрешүләре үзе бер бәйрәмгә тиң. Чөнки Урысбага белән Олы Ачасырны элек-электән дуслык җепләре бәйләгән. Һәм ул өзелмәсен, мондый очрашулар дәвамлы булсын иде.
Соңыннан, исә, спортчыларбыз мәдәният йортында авылның уңган киленнәре әзерләгән чәй белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев