Яшәеш

«Ял көне» рейдлары

4 марттан алып 6 мартка кадәр ЮХИДИ инспекторлары кичке һәм төнге вакытта рейдлар уздырган. Өч көнлек рейд барышында 400дән артык машина тикшерелгән. 97 тапкыр кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

-Бу чараларның төп максаты җәяүлеләр катнашындагы ДТПларны булдырмау, - дип сөйли ЮХИДИның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Юл иминлеген пропагандалауны беренче урынга куябыз. Мондый тикшерүләр үз нәтиҗәсен күрсәтә, әмма исерек килеш руль артына утыру очраклары, каешсыз йөрүләр ачыкланып тора.

Бу юлы инспекторлар 4 машина йөртүчене исерек килеш тоткан. Васильевоның Лагерная урамында "Лада Приора" автомобилен йөртүче 43 яшьлек ирне тикшергәндә аның сулап чыгарган һавасында 0,787 мг/л спирт табылган.

5 мартта төнге икедә "ВАЗ-2114"не йөртүче 24 яшьлек егет Паратская урамында тотылып, аңарда 0,471 мг/л спирт барлыгы ачыкланган. Үзенең сүзләренә караганда 1 литр сыра эчкән булган.

5 мартта 22 сәгатьтә Ленин урамында "Мазда" йөртүче 28 яшьлек яшел үзәнле ярты литр сыра эчеп хатыны белән баласын алып кайтырга дип юлга чыккан (0,854мг/л).

6 мартта 21 сәгать 25 минутта Сәйдәшев урамында "ВАЗ-21074" автомобилен туктатасалар, 39 яшьлек машина йөртүче дә исерек булып чыккан (1,359 мг/л).

Бу машина йөртүчеләрнең автомашиналарын махсус тукталышка куйганнар. Хәзер аларга мировой судья карар чыгарса, кайберләренә 30000 сум штраф түләргә туры килүе яисә ел ярымнан алып 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүләре бар.

4 мартта Гоголь урамында "Фольксваген Поло" автомобилен йөртүче ДПС хезмәткәре туктарга кушса да, туктамыйча узып киткән. Руль артында 17 яшьлек яшүсмер булып чыккан. Әлеге факт буенча административ хокук бозулар турындагы Кодексның берничә статьясы буенча штрафлар каралган: машина йөртүче кенәгәсе булмаган өчен - 5 меңнән алып 15 мең сумга кадәр, каршы юнәлешкә чыккан өчен - 5 мең сум, полиция хезмәткәре таләбен үтәмәгән өчен 800 сум штраф. Автомашинаны штраф тукталышка куйганнар. Ә яшүсмернең эше балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә каралачак.

Болардагн тыш, 15 машина йөртүче каешын кимәгән, 2 сенең баласы креслосыз булган. 2 машина йөртүченең штрафын вакытында түләмәгәнлеге билгеле булган. 5 машина йөртүче машина пыялаларын тонировкалаулары аркасында эләккән, 35 машина йөртүче тизлек режимын сакламаган.

Ә 4 мартта ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән бергә штрафларын озак вакыт түләмәүчеләрнең фатирлары буйлап йөргән. Осиново белән Әйшәдә 9 адреста булганнар. Чара барышында "ГАЗ-2834" автомашинасына арест салынган. Ике адрес буенча требованиеләр язылган, 5 кеше бурычларын түләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Ял көне» рейдлары
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш