Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Якташыбыз Рәйхана Зәйнуллинаның шатлыгы зур – аның яңа гына китабы табадан төште

Яңа китап - яңа көн, яңа шатлык дигәндәй, Яңа елга санаулы гына көннәр калып килгәндә газетабызның якын дусты, күп-күп язма, хикәя һәм шигырьләр авторы Рәйхана Зәйнуллинаның "Мин көзләргә гашыйк" дип аталган китабы дөнья күрде. Авторның безгә дә, сезгә дә һәм авылдашларына зур бүләге бу.

Шуңа да ул сүзен: "Шушы җирдә төп нигезем, нәселем ата-анам. Мин аларның дәвамы бит, шуңа да синдә калам - Бакырчым синдә калам!" - дип башлап җибәргән.

Бакырчы авылында туып-үсеп, тормышның ачысын-төчесен татып, гомере буе мәктәптә балаларга иң төгәл фән - математика укытып лаеклы ялга чыккан Рәйхана Зәйнуллинаның исемен районда гына түгел республикада да яхшы беләләр. Беркемне дә битараф калдыра алмый торган кыю шигырьләре республика басмаларында да еш басылып килә. Балалар газета-журналлары да аның әсәрләрен көтеп ала. Кыскасы, олысының да, кечесенең дә җанына үтеп керерлек әсәрләр иҗат итүче дә, гаделлек өчен көрәшүче дә, горур да, шул ук вакытта нечкә күңелле әни һәм дәү әни дә ул.

Бу шагыйрәнең әлегә беренче нәшер ителгән китабы булса да, ул авырлыкларга каршы тора ала торган, көчле рухлы, үткен телле, үзгә фикерле шәхес. Илһамы сүрелмәсен, каләме үткен булсын, бу китабы соңгысы булмасын! Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев