Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз Рәшит Сабиров оештырган концерт

Ул Габдулла Тукайга багышланачак.

Бүген 24 майда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров концерт оештыра. "Ул Габдулла Тукай - халык күңелендә" дип аталачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына филармониянең матбугат хезмәте җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова хәбәр итә.

Эстрада концертында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин, Татарстан Республикасының халык артистлары Фердинанд Фәтхи, Фәрит Хатыйпов, Георгий Ибушев, яшь җырчылардан Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов, Резеда Ганиуллина, Сиринә Зәйнетдинова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Мәдәни чара 19.00 сәгатьтә башлана.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев