Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз китабын укыганнан соң туган уйланулар

«Сагынырсың, саргаерсың, читләргә китеп кара», - әлеге таныш җырның сүзләре Күгәй авылында туып үскән Рафил Җәләлеевның туган авылына багышлап чыгарылган «Күгәй авылым - яшьлегем хәтирәләре», - дип аталган икенче тулыландырылган китабын кулыма алганнан соң исемә төште.

Үсмер чагыннан ук авылдан китеп, Казан елга техникумына укырга кергән Рафил. Аны тәмамлаганнан соң юллама белән яшь белгечне ерак Себергә, Төмән өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Новосибирск су транспорты инженерлары институтында белем алып, егерме елдан артык Иртыш, Обь елгаларында йөк ташучы суднолар капитаны булып әшли.Бу елларда Көнбатыш Себердә барган газ һәм нефть чыгару комплекслары, яңа шәһәрләр, юллар төзелешенә зур өлеш кертә. Болганчык 90 елларда ул үзенең суднолар биләү предприятиясен оештыра. Әмма, эшендә ирешкән дәрәҗәләр дә, салкын Себер климаты да Рафилнең туган авылына булган җылы хисләрен туңдырмый, сүрелдерми, киресенчә елдан ел көчәйтә генә бара.

Автор, үзе язганча, авыл тарихын язу уе, миндә соңрак туды, ди ул. Бик күп эзләнүләр, архив материалларын, күренекле филологлар, тел, әдәбият белгечләренең фәнни хезмәтләрен өйрәнеп,алардан файдаланып, шулай ук авылдашларының да истәлекләрен кулланып туа әлеге китап. Күгәй авылының тарихы, табигате, иң зур байлыгы булган кешеләре турында бик күп мәгълүмәт, белешмәләр китерелгән. Бер генә тау, чишмә, болын, урамның да атамалары онытылмаган, һәрберсенең үз тарихы бар, авылның горурлыгы булган күренекле авылдашлары да урын алган хәтирәләр китабында. Китапны тәмамлаганда, оныклары Муратның сүзләрен язып үтә автор : «Дәү әти сөйләве буенча, алар экологик чиста ризык кына ашап үскән, шушиләгә менеп тавыкның йомырка салганын көтеп кенә тора идек тә, салуга җылы килеш пешереп ашый идек, диләр. Бәрәңге бакчадан,Кыяр-помидор түтәлдән, ит-ишек алдыннан, яшел борчак - очы-кырые күренмәгән колхоз кырыннан булган». Әнә шулай табигый, чын ризык ашап үскәнгә туган авылы исеннән чыкмый аның, сагыну тулы яшьлек истәлекләрен китап итеп бастырып чыгарып авылдашларына зур бүләк ясый Рафил Җәләлеев. Төсле фоторәсемнәр белән бизәлгән, сыйфатлы кәгазьгә басылган китап, буыннан-буынга күчеп, Күгәй авылында яшәүче һәрбер кешенең йортында әби-бабайларын, авыл тарихын искә төшереп кадерле ядъкәр булып югалмыйча сакланыр әле!

Розалия Ибрагимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев