Якташыбызны “Ак чәчәкләр – Ел табибы – 2018 республика конкурсында яклыйк
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында “Ак чәчәкләр – Ел табибы – 2018” республика конкурсы старт алды. Яшел Үзәнлеләрне тавыш бирү юлы белән якташыбыз Галина Балашованы якларга чакырабыз.
Галина Балашова 58 елдан артык врач-невролог булып эшли, югары категориягә ия. ЯҮМР сәламәтлек системасында ул неврология хезмәтенең башлангычында торды. Аның халык сәламәтлегенә керткән өлеше бик күп югары бүләкләр белән бәяләнә.
Шунысын әйтергә кирәк, “Ак чәчәкләр – Ел табибы -2018” конкурсы җиңүчесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кашындагы Иҗтимагый совет тарафыннан билгеләнә, әмма интернет аша тавыш бирү дә зур роль уйный.
Шуңа күрә http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/golosovanie-2776097.htm?action=passed сылтамасы аша яки министрлыкның рәсми сайтындагы конкурслар бүлегендә тавыш бирүегезне үтенәбез. Тавыш бирү 6 июньгә, 18 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев