Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз Алексей Романов уникаль спектакльдә актер булачак

Яшел Үзәннең Виртуоз-пианисты (аның кул чуклары юк) Алексей Романов инклюзив бэби-спектакльдә төп герой булачак.

Бу уникаль проект - берничә оешманың: «Солнечный круг» балалар йортларын тәмамлаучыларга ярдәм итү фонды һәм Россиянең төрле шәһәрләрендәге театр мәйданчыклары нәтиҗәсе.

Алексейны беренчеләрдән булып Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев котлады.
- Алексей, син молодец! Синең иҗат тарихы уникаль һәм бәһасез. Мин сезгә яңа җиңүләр һәм иң якты казанышлар телим! Без исә, үз чиратыбызда, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Спектакль авторлары билгеләп үткәнчә, Алексей тарихыннан алар кечкенә тамашачыларны һәм аларның ата-аналарын «нормаль» һәм «үзенчәлекле» кешеләргә бүленеш булмаган дөнья турындагы күзаллауга җәлеп итәргә телиләр.

Якташыбыз Алексей Романов тарихыТатарстан Республикасы горурлыгы. Дөньякүләм танылган Ник Вуйчич күпме кешене, физик кимчелекләре булса да, тулы тормыш белән яшәргә һәм ләззәтләнергә мотивацияли, моны бөтен кеше белә. Безнең Татарстанда Ник Вуйчич бар, бу - Алексей Романов. Ул спектакльдә үзе катнашачак һәм пианинода үзенең талантын күрсәтәчәк.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев