Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яхшы уку файдалымы, әллә...

Бөтен яктан тәэмин ителгән, бай яки бөек кеше булу өчен, гел «5»легә генә укымасаң да ирешергә була, дигән фикер бар. Әгәр төптәнрәк уйлап карасаң, моның белән килешергә дә була, чөнки начар укучы 1000 сәбәп табып, өй эшен башкармый, укытучысын, ата-анасын алдый, ягъни башын гел «эшләтеп тора».

Мәктәптәге укулар аны канәгатьләндерми, билгеле, шуңа күрә ул башка шөгыль эзли һәм тормышта шактый зур уңышларга да ирешә.
Яхшы аттестат алучыга кая тели, шунда керергә бөтен ишекләр ачык, дигән сүз түгел әле. Әйе, ул ниндидер өстенлек бирә, әмма тормыштагы вәзгыятьне кәгазьдәге билгеләр хәл итми, кешенең уй-фикер, акыл дәрәҗәсе алгы планга чыга... Мәктәптә начар яки уртача укыган кайбер кешеләрнең көндәлек тормышта үз урынын табып, атаклы, бөек, даһи дәрәҗәсенә ирешүләренә мисалларны карап үтик әле.
Миллиардер Дональд Трампның мәктәптә укыганда ук финанс корпорацияләре турындагы идеяләре була. Уку йортын тәмамлаганнан соң, эшли башлагач, төрле авырлыкларга очрый, күп хаталар ясый, әмма барыбер бай булуга ирешә.
Lipton чәе короле Томас Липтон мәктәпкә бөтенләй йөрми. Аңа дөнья буйлап сәяхәт итүе бик ошый, аны үзенә буйсындырырга тырыша. 15 яшендә АКШка китә (бизнес ясарга уйлый). Дөрестән дә, үзенең теләген тормышка ашыра.
Генри Форд авыл мәктәбендә укый һәм уртача белем ала. Университетта укып «баш катыру»га караганда, остаханәдә (мастерскойда) эшләүне кулай күрә. Аның бу шөгыле алдагы язмышын хәл итә. Язуы грамоталы булмау сәбәпле, аның өчен бу эшне оста башкаручылар табыла. Акчалы кешегә бу - проблема түгел!
Антон Павлович Чехов үзенең мәктәптә укуы белән мактана алмаган, аны еш кына сыйныфтан сыйныфка күчермичә, утыртып калдыра торган булганнар. Рус теленнән «3»легә укыган, ә математика һәм географияне бөтенләй белмәгән.
Принцесса Диана да уртача гына укыган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. Аның бу халәте принц Чарльзга кияүгә чыгарга комачауламаган. Диананың шәфкатьлелеге, кешеләргә игътибарлы карашы тирә-юньдәгеләргә бик ошаган, шуңа күрә аны укымышлылар белән бер дәрәҗәгә куйганнар.
Альберт Эйнштейн мәктәптә укыган чагында үзенең акыл сәләте белән башкалардан аерылып тормаган, ә Исаак Ньютон математика һәм физика фәннәреннән гел «2»ле алган (укытучысы белән уртак тел таба алмаган, үз фикерен алга сөреп, һаман аңа каршы килгән). Мәктәптә бик яхшы укымавы, беренчесенә - Нобель бүләге иясе, икенчесенә математика һәм физика фәннәренә нигез салучы булырга комачауламаган.
Нияз Бишбалта,
Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев