Яшәеш
Яхшы ремонт – шәп нәтиҗә
19 октябрьдә капиталь ремонттан соң эчке эшләр бүлегенең патруль-пост хезмәте бүлекчәсе бинасы ачылды.
Чапаев урамының 1нче йортында урнашкан бу бина теоретик һәм практик өйрәнүләр өчен җайланган.
Патруль-пост хезмәте ротасы җинаятьләрне кисәтү һәм ачуда тиз арада эш итүче хезмәт булып тора. Бу елның 9 аенда ППС полицейскийлары 66 җинаятьне, 300гә якын хокук бозуны ачты. Шулардан чыгып, Эчке эшләр министрлыгы бу хезмәтне комплектлауга һәм техник яктан җиһазлауга зур игътибар бирә. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков билгеләвенчә, ремонттан соң кабинетлар заман таләпләренә җавап бирә башлады. Мондый шартлар полицейскийларга үз бурычларын сыйфатлырак һәм намус белән үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Айрат Равил улы сыйфатлы ремонт ясаган өчен «Ремстройсервис» ширкәте директоры Вячеслав Богдановка һәм аның хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук хезмәт бурычын намуслы үтәүче пост хезмәте полицейскийлары Нәҗим Рәхмәтуллинны, Рәзил Җәләлиевне һәм Алексей Костринны бүләкләде.
Лилиана Куликова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев