Яңгыр гына гаеплеме
Мирный бистәсендә Төзүчеләр урамының 17нче йорт каршында асфальттан менә шундый зур чокыр хасил булган.
- Яңгыр явып үтте дә, юл гына түгел, өебез дә ишелеп төшмәсен дип куркабыз. Яңгырдан соң беренче тапкыр бу чокырны күмү өчен ике машина чүп-чар алып килеп салдылар да, күргәнегезчә яңадан юып төшергән. Аллаһ кына сакласын, балалар йөри, машинасы дигәндәй, яхшылап күмеп куяр өчен бәла-каза булганын көтәргә кирәкми торгандыр, - дип борчуларын җиткерде биредә яшәүчеләр.
Соң бу бит инде башка сыймаслык, тиз арада тигезләп куярлар дип өметләник. Аптырашта калган халык күп урыннарга бу хакта хәбәр биргән. Бу юлысы нинди чүп-чар белән генә котылырга җыенырлар икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев