Шулай итеп, Татарстанда соңгы көннәрдә күзәтелгән чамадан тыш җылы көннәрне салкынча һава торышы алмаштырачак. Бүген, 30 сентябрьдә, атмосфера йогынтысы тәэсирендә салкынча һәм яңгырлы һава торышы хакимлеген күзәтәчәкбез. Татарстан буенча уртача һава температурасы 12-17 градус җылы булачак.
1-4 октябрь көннәрендә актив төньяк атлантик циклон йогынтысында республикада яңгыр, урыны белән юеш кар яварга да мөмкин. Төнге сәгатьләрдә - 2-8, көндез - 8-14 градус чамасы җылыта. Бу көннәрдә көнбатыш тарафтан көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 23 метрга да җитәргә мөмкин.
Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев