Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ягулык станциясендә дүрт машина бәрелешкән

30 мартта иртәнге алтылар тирәсендә Йошкар-Ола - Яшел Үзән автомобиль юлының 125нче чакрымында «Мерседес» автомашинасын йөртүче 45 яшьлек ир-ат, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл һәм метеорологик шартларны исәпкә алмыйча, алда баручы җиңел автомашиналар белән бәрелешмәс өчен, «EPI» АЗС территориясендә заправкада торган 50 яшьлек ир-ат йөртүендәге «ВАЗ Патриот», 25 яшьлек ир-ат йөртүендәге «Шкода Рапид» автомобильләрен бәрдерә.

Ә соңгы автомобиль әлеге бәрелү басымы астында АЗС бинасы янында парковкаланган «Матиз» автомашинасын бәрдертә. Аннан соң «Мерседес» автомашинасы кабинасы белән АЗСның - ягулыклы колоннасын, прицебы белән АЗС бинасының сул өлешен җимерә.
Юлларда кагыйдә үтәмәү менә шундый кызганыч хәлгә, домино рәвешендәге бәрелешүләргә китергән. Бәхеткә, АЗСта зур шартлаулар булмыйча кала. Ә бит тонналаган газ һәм бензин ягулыгы саклана торган станция аерым куркыныч урын булып тора. Юлларда бик сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев