Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңартылган бина иҗатка үзе илһамландыра

Балалар сәнгать мәктәбе тантаналы рәвештә ачылды!

Капиталь ремонттан соң Мирный микро ра йонында балалар сәнгать мәктәбе яшь музыкантлар һәм рәссамнар өчен кабат үз ишекләрен ачты. Көтеп алынгын тантанада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Балалар сәнгать мәк тәбе 28 ел элек төзелгән һәм шуннан бирле микрорайонның музыка, мәдәният һәм иҗат үзәге булып тора. Мәктәптә 400 малай һәм кыз укый. Балалар сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлау һәм җиһазлау республика программасы белән «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

– 100 меңлек Яшел Үзән өчен бу мәктәп аеруча зур роль уйный. Без педагогларыбыз белән горурланабыз, мәктәптә алар 73 – бу уникаль кешеләр, үз эшенең фанатлары. Бүген сәнгать мәктәбен җиһазландыруга 4 миллион сум өстәмә акча бүлеп бирү турында хөкүмәт карары чыга. Ирада Хафизҗановнага, Алексей Валерьевич Песошинга, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт, – дип ассызыклады Михаил Афанасьев.

Баку архитекторлары проекты буенча төзелгән бинаның фасады гына түгел, капи таль ремонттан соң бө тен эчке бүлмәләре дә яңартылган.
– Яраткан укучы ларыбыз безнең дә рес ләребезгә бик теләп килсеннәр өчен барысы да эшләнде, – ди Яшел Үзән балалар сәнгать мәк тәбе директоры Ни ко лай Поверинов.
– Мәк тәпнең һәр коридорында урнаштырылган күргәзмә урыннарына кадәр уйланылган. Бары тик тырышып укырга һәм әти-әниләребезне уңышларыбыз белән сөендерергә генә кала.
Шулай ук, сәнгать мәктәбенә якын территорияне яңарту дә вам итәчәк. Аерым ал ганда, Сәнгать мәк тәбе белән 9нчы лицей арасында урнаш кан ике сквер да тө зек ләндереләчәк.

– Минемчә, сәнгать мәктәбе – ике буынны очраштыру урыны ул: олылар – остазлар буыны, яшьләр – безнең иң кадерлеләребез – балаларыбыз. Бу – традицияләр тапшырыла, талантлар ачыла торган урын, – ди ТР мәдәният министры Ирада Әюпова. – Сәнгать мәктәбен тәмамлаганнан соң барлык балалар да профессиональ музыкантлар һәм рәссамнар булмаячак, әмма, гармониягә омтылыш кешене гомер буе озата барачак.

Яшел Үзән районы координация-методика мәдәният үзәге директоры Людмила Антюхова һәм Яшел Үзән шәһәренең Балалар музыка мәктәбе гитара классы укытучысы Евгения Королькова «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

ТР Мәдәният ми нистрлыгының Мак тау грамоталары белән Васильево балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы укытучысы Ольга Кузнецова, Васильево балалар сәнгать мәктәбе директоры Марат Низамов, Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбе директоры Сергей Царев, Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәре Юлия Новикова, Яшел Үзән районы координация-методика мәдәният үзәге мөдире Ирина Осипова, «Яшел Үзән муниципаль районы музейлар берләшмәсе» бюджет учреждениесе директоры Сабина Устинова бүләкләнде.

ФОТОРЕПОРТАЖ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев