Шөкер, узган ел шәһәребездә җылылык трассаларында зур аварияләр булмады. Сөенергәме моңа, көенергәме? Авария булган участокта җылылык торбалары тизарада алмаштырылачак инде анысы. Әмма уңайсызлыгын кая куясың? Җитмәсә мондый аварияләр кыш уртасында булса?
Предприятие җитәкчелеге бүгенге көндә 55 км җылылык торбасын алмаштырырга кирәк, ди. Яңа торбаларның гомере 20 ел гына, ел саен 6 км торба алмаштырырга кирәк. Яшел Үзән җылылык челтәренең 60 проценты тузган. Шуңа да торбалар тишелеп сафтан чыга. Узган ел 205 тапкыр тишелгән алар, бу 2015 ел белән чагыштырганда 55кә артык.
Бу проблеманы торакларны шәхси җылылык пунктларына алмаштырып хәл итеп була, диләр белгечләр. Аның плюсләре бик күп. Беренчедән, җылылык килгәндә ягулыкка экономия, икенчедән, йортлар тагын да җылырак булачак, кайнар су белән тәэмин ителештә дә өзеклекләр булмаячак. Мондый проект Казанда кулланыла башлаган инде. Йортларны шәхси җылылык пунктларына күчерү эше торак фондының капиталь ремонт акчасына башкарыла.
Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе директоры Илнар Җиһаншин да яшел үзәнлеләргә шушы тәҗрибәне кулланырга тәкъдим итә.
Планнары зурдан предприятиенең, тик акча булмау гына җиләннән тарта.
Татарстан буенча карасак, торак-коммуналь хезмәтләре өчен халыктан җыелган иң зур бурыч Яшел Үзәндә. Шунлыктан 2017 елның 1 гыйнварына предприятиенең үзенең дә дебитор бурычы 167,9 млн сумга җиткән. Ел нәтиҗәләре буенча бурыч 29,9 млн сумга арткан.
«Татфондбанк» ПАО кризисы белән бәйле предприятиегә халыктан акча кереп җитмәгән. 2016 елның декабрендә генә дә халыктан 18,7 млн сум акча кермәгән. Шунысы да бар, Татфондбанк белән килеп туган хәлдән астыртын файдаланучылар да булган. Фактта кулланган хезмәт өчен халык акчаны түли, әмма ул предприятиегә керми. Менә мәсәлән, узган ел ахырында Яшел Үзәннең Засорин урамының 2,4нче, Гоголь урамының 44нче йортларында яшәүчеләр җылылык өчен ЖСК адресына 375 мең сум акча күчерә, ә акча предприятиегә керми. Предприятие җитәкчелеге мондый хәлләр булмасын дисәк, акчаны исәп-хисап үзәгеннән турыдан-туры җылылык предприятиесенә күчерергә кирәк дип саный. Мондый тәҗрибә дә бар икән: «Торак комплексы» идарә компаниясе белән шушы схема белән эшлиләр.
Яшел Үзәндә авария хәлендәге йортлар да бурычларны арттыра. Бүгенге көндә муниципаль милек булып калган 120 квартирның бурычы (биредә яшәүчеләр яңа йортларга күченгән) кайнар су һәм җылылык өчен 713,5 мең сумга җиткән. Авария хәлендәге квартирлардан күченәләр, ә бурычлар арта гына.
Коммуналь хезмәтләрдән кулланып та, астыртын рәвештә түләмәүчеләр белән предприятие актив эшли анысы. Хокук сакчылары аша. Узган ел әнә 64,4 млн сумны түләттерү өчен шактый күп физик һәм юридик затларны судка биргәннәр.
Күп катлы йортларда җылылык энергиясен һәм кайнар суны исәпкә алу приборларын кую дәвам итә. Узган ел 84 йортка шундый корылма куелган. Бу йортларда яшәүчеләргә шактый экономияләргә мөмкинлек тудыра.
Узган елның 4 аенда гына да халыктан җылыту өчен түләнгән акча 13,4 млн сумга кимегән. Менә исәп приборы куелганнан соң җылылык энергиясенә түләү ничек үзгәрүен 50 кв. м фатир мисалында карыйк. Исәпләү приборын куйган өчен айлык түләү 221 сумны тәшкил итә. Җылыту хезмәте өчен айлык түләү 590 сумга ким. Шулай итеп, бу фатирны җылыткан өчен айлык минималь экономия 369 сумны тәшкил итә. Димәк, күп фатирлы йортларда коммуналь хезмәтләргә түләүне киметүнең иң кулай ысулы - гомуми исәп приборын кую.
Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе саннарда.
119 км дан артык җылылык челтәреннән файдалана;
Предприятие котельныйларыннан 90мең кеше яши торган
667 күп фатирлы йорт җылытыла;
304 торак йортка җылы су бирелә;
Җылылык энергиясеннән төп файдаланучылар:
Халык - гомуми кулланудан 77%;
Бюджет оешмалары - 13%;
Башка оешмалар - 10%.
Алсу Галимова әзерләде.
Нет комментариев