Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яңа мәктәп» партия проекты кысаларында Яшел Үзән шәһәренең 7нче мәктәбендә укучыларның туклану сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшерү үткәрелде

Комиссия составында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рүзилә Тимергалиева һәм Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты Артур Камалеев катнашты.

Тикшерү барышында ашханәләрнең санитар хәле, туклануны оештыру, меню һәм туклануны контрольдә тоту, ашамлыкларның температура режимын үтәү, туклануның сыйфаты бәяләнде. Комиссия ашханә хезмәткәрләре белән аралашты һәм әзерләнгән ризыкларны татып карады. Депутатлар мәктәпләрне азык-төлек белән тәэмин итүне оештыруның һәм аларның сыйфатын контрольдә тотуның мөһимлеген билгеләп үтте.


"Без калориялелек, ассортимент һәм төрлелек буенча ике атналык туклануны тикшердек. Меню чыннан да балансланган. Кухняда процесс яхшы оештырылган, чиста һәм пөхтә. Персонал 100 процентка эшкә бирелә, балалар канәгать, иң мөһиме - буш тәлинкәләр”, - диде Рузилә Тимергалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев