Яңа мәчет айлы булды
Районыбызның иң кечкенә авылларының берсе Бакырчының көннән-көн үсүен, соңгы елларда күпер, юл, клуб салыну турында газета укучыларыбызны таныштырып барган идек инде.
Бүген исә Бакырчы халкы зур түземсезлек белән авылга ямь биреп, иман нуры таратып торучы мәчет бинасының төзелеп бетүен көтә. Шушы көннәрдә мәчет манарасына ай куелды. Бу дулкынландыргыч, тарихи вакыйгага тиң булган мизгелләрне күрергә дип авыл халкы да җыелган иде.

Алар иман йортының төзелүенә сөенеп бетә алмый. Ике катлы мәчет (подвалы да бар) искесенә тоташтырылып, бөтен уңайлыклары белән салына. Тиздән, Аллаһ ярдәме белән, ачылышын да күрербез дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев