ЯҢА ЕЛНЫ – ЯҢА ФАТИРДА
Узып баручы елны күңелле вакыйгалар белән тәмамлыйбыз. Бу атнада Мирный бистәсендә 18 катлы, 340 фатирга исәплән гән социаль ипотека йорты кулланышка тапшырылды. Сәйдәшев урамындагы 19А адресы буенча урнашкан бу яңа өйдә бюджет оешмасы һәм предприятие хезмәткәрләре, табиблар, грант отучылар, ятим балалар һәм авария хәлендәге йорттан күченүчеләр яшәячәк.
Яңа фатирларга ия булучыларны район башлыгы исеменнән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Хәбибуллин котлады.
– Яңа йорт һәр гаилә т о р м ы ш ы н д а я ң а б и т сыман. Алда – к үңелле мәшәкатьләр, яңа елны үз фатирыңда каршы алу. Гаиләгездә һәрчак иминлек, бәхет, җылылык булсын. Яңа фатир, Яңа ел, яңа бәхет белән, – дип изге теләкләрен юллады. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзегән 4 подъездлы йортның гомуми мәйданы 20,1 мең квадрат метрны тәшкил итә. Барлык фатирлар да кереп яшәрлек итеп эшләнгән, сантехника, электр плитәсе, ут, су счетчиклары урнаштырылган.
– Бу безнең өчен Яңа елга әйтеп бетергесез зур бүләк. Ике бүлмәле фатирыбыз искиткеч зур, шәп ремонт ясалган, уңайлы, заманча. Чиксез шатбыз, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Лилия һәм Тимур Гафиятуллиннар гаиләсе. Ел башыннан бирле Татарстан район һәм шәһәрләрендә Дәүләт торак фонды инвестицион программасы кысаларында 107 йорт, бу барлыгы 5293 фатир дигән сүз, ачкычлары хуҗаларына тапшырылды. Ә без бәхетле яшел үзәнлеләрне өй туе белән котлыйбыз. Рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын.
ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ: социаль ипотека программасы Россиядә Татарстан Республикасында гына гамәлдә. Аңа 2005 елда старт бирелгән иде һәм яңа йортларда арзанрак бәядән торак белән гражданнарны тәэмин итүне максат итеп куйды. Фатир бәясен түләү 28,5 елга кадәр һәм аның вакыты, суммасы беренче кертемнән, программада катнашучының эш стажыннан тора. Шунысын да онытмаска кирәк, гаиләдә бала туса 200 мең сум компенсация түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев