Яңа ел уенчыгын үзебез ясыйбыз
Сихри, күңелле бәйрәм җитә. Хәзер кибет киштәләре уенчыклардан шыплап тулган. Ниндиләре генә юк, күзләр камаша. Уенчыкны үзең ясасаң, ул башкалардан аерылып торыр.
Бик җиңел бер ысул тәкъдим итәбез. Моның өчен түбәндәгеләр кирәк булачак:
*гадәти шар,
*ПВА клей,
*теләсә нинди җеп,
*кайчы.
Шарны теләгән размерда күпертәбез һәм өстеннән кләйле җеп белән йомгак ясыйбыз, бер тәүлеккә киптерергә куябыз. Сезгә шарны шартлатып, чыгарырга гына кала, җаныгыз теләгәнчә, бизәп куйсагыз да ярый. Бу шар чыршыны гына түгел, ә өегез интерьерына да ямь биреп торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев