Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯҢА ЕЛ ТАНЫШТЫРДЫ

Бөтенесе “яңа ел, яңа ел әкияте, яңа ел могҗизасы”, ди. Кыш Бабайга ышанмый башлаганнан бирле бу көнне минем өчен бернинди дә могҗизаның булганы юк иде әле.

Узган Яңа елга кадәр.

Әле 31нче декабрь көнне генә бар да искечә, соры һәм үзгәрешсез иде. Соңгы ике айны бергә яшәгән кыз белән чираттагы тапкыр әрләштек.

-Рәмис, Яңа ел бит! Әйдә, күңел ачарга барыйк инде! Менә кая дип әйтәсең, шунда барабыз. Теләсәң – синең дусларыңа, теләсәң – минекеләргә, телисең икән – берәр клубка. Тик икәү. Хет бүген эшеңә төкер инде, ә?!

Ләйсән хаклы, әлбәттә, барысына да төкереп күңел ачасы бик тә килә. Әмма безнең дусларга һәм танышларга бурыч түлисе бар. Ә таксист акчаны кайчан эшләсен инде, яңа ел төнендә булмыйча!

-Матурым, барып чыкмас шул. Тиздән фатир өчен бирергә кирәк, Азатның күзенә карарга оят, дәвам итимме?

-Эчпошыргыч та инде син! Бар, әйдә, эшлә алайса! Ә мин күңелле компаниягә кушылам да, үзем дә исергәнче эчәм!

Мин моның шулай булачагына бер тамчы да шикләнмәдем. Чынлап та, таң алдыннан исерек Ләйсәнне кайдан да булса алып өйгә кайтарырга туры киләчәк.

Шуннан соң мин төнге уникенче яртыга кадәр шәһәр буенча чибәр, матур киенгән, хуш исле хатын-кызларны һәм алардан бер тамчы да калышмаган (төнге икедән соң бар да үзгәрәчәк) ир-атларны ташыдым. Машинамда духидан башка ит салаты, “подшуба”, әфлисун һәм хәтта тозлы кыяр исләре дә бар иде. Ә никадәр шампан шәрабы, банка-банка икра һәм торт тартмалары ташыдым мин ул төнне – исәбе юк.

.. Алар минем машинама кичке уннар тирәсендә утырды. Кызына егерме яшьләр тирәседер. Матур ак өс киеменнән, башлыгы астыннан ак бөдрәләре чыгып тора. Чын Кар Кызы шундый булырга тиештер, мөгаен. Егете гап –гади, ышкылган джинс чалбардан, ярыйсы гына салмыш.

-Шамил, менә нигә дип әти белән ярыштың инде? Хәзер нинди кавалер инде син?!

-Рәисә, я бәйләнмә әле. Хәзер, мин бераз утырып торам да, айныйм.

Айнымаячак инде ул. Тагын берәрне җибәрә дә, бөтенләй бетәшә инде. Кызның да бәйрәмен бозган, ахмак!

Яңа елны әти-әнием белән каршы алдым. Курант сугарга унбиш минут кала звонокларына басканга аларның ничек шатланганнарын күрсәгез! Сәгать унике тулгач: “Әти, әни, Яңа ел белән сезне!” – дигәндә мин дә бик бәхетле идем. Аларның исән-сау һәм янәшәмдә булулары, чынлап та зур сөенеч.

Президент үзенең котлавын гадәти сүзләр белән төгәлләде: “Яңа ел һәм яңа бәхетләр белән!” Мин әле ул вакытта бәхетемә кадәр юклы-барлы ике сәгать ярым калганын белми идем.

Мин кабат шәһәр буенча күңелле, бертуктаусыз сөйлисе килгән, күңелләре булганчы бәйрәм иткән кешеләрне ташыдым. Хәзер инде машина салонында исләр бөтенләй башка иде.

Яңа елны үзләренең йокы бүлмәләрендә каршылап бетерергә ашкынган соңгы пассажирларны Мирный бистәсенең үзәк урамында төшереп калдырдым. Шул вакытта машинам каршыннан ак пәлтәле һәм ак бөдрәле таныш кыз узып китте. Кар Кызы ялгызы гына башын игән, моңсу һәм туңган иде.

-Матурым, мин сезгә ничек тә булса ярдәм итә аламмы? Яңа елда андый күңелсез булырга ярамый.

-Кирәкми! Беркемнең дә ярдәме кирәкми!

-Әлбәттә, сез хаклы. Таныш булмаган ир кеше янына машинага утырырга ярамый. Әмма мин сезне бирегә Гоголь урамыннан алып килгән идем.

Кар Кызы миңа башка күзләр белән карады:

-Миңа шәһәргә, мәдәният йортына барырга кирәк. Анда чыршы бәйрәмендә минем дус кызым эшли. Тик минем акчам юк, сумкамны калдырганмын.

-Бурычың булып торыр! Мин адресыгызны беләм һәм исемегезне дә ишеткән идем.

Җылы машинада кыз җылынды һәм кәефе дә яхшырып китте.

-Минем кавалер Яңа елга кадәр “сүнде”, арткы бүлмәгә кереп йоклады. Егетләр эчте, бәйләнә башладылар һәм миңа тиз генә чыгып качарга туры килде.

Шәһәрнең үзәк мәйданында бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде. уртада зур чыршы якты утлары белән балкып утыра, динамиклардан көй агыла, кешеләр күңелле һәм бәхетле. Мин дә машинамны куйдым да, яңа танышым белән бәйрәм мохитына чумдым.

Без чыршы янына килдек. “Рәисә, килүең яхшы булды. Кара әле, күңелле дә кебек, әмма нидер җитми. Без хәзер халыкны “кыздырабыз” һәм мин инде кемнең беренче урын алачагын да беләм”, - диде чын Кар Кызы.

-Син бии беләсеңме?

-Савыт-саба лавкасындагы фил кебек.

-Шул кирәк тә. Рәисә янында сиңа тиңнәр булмаячак.

-Юк, юк, юк. Бу минем өчен түгел. мин киттем эшләргә.

-Ризалаш инде! Рәисә шундый кыз! Мәйдандагы барлык ирләр синнән көнләшәчәк, - дип колагыма пышылдады Кыш Бабай.

-Бернидән дә курыкма, хәрәкәтләрне минем арттан кабатла, - дипинструктаж бирде Рәисә.

Берничә минуттан Рәисә белән кул тотынышып шәһәрнең үзәк сәхнәсендә басып тора идем инде. Янәшәдә тагын җиде пар. Башта мин хоккей комментаторы кебек исемдә булган “я помню чудное мгновенье...”ны сөйләдем, аннары бөтен шәһәр халкына сүзсез генә, ишарәләр белән “бабай шалкан утырткан” фразасын күрсәттем. Аннары биергә туры килде. Рәисә артыннан “Үрдәк бәбкәләре биюе” белән макаренаны ничек тә кабатладым әле, лезгинка турында да беренче генә ишетүем түгел иде, ә менә “гангнам стайл”, аннары 7-40ны биегәндә халык тәгәрәп көлә иде. Иң мәзәге “Во поле береза стояла...” уйный башлагач булды. Рәисә минем тирәли аккош кебек йөзеп кенә әйләнгәндә, мин ботакларын селкетергә маташкан зур имән кебек тордым. Сәхнә янындагы халык көлә-көлә елый башлады, чөнки андый “имәннәр” яныбызда җитәрлек. Аңлыйсызмы, андый конкурсларда берничә бокал шампан шәрабе җибәргәннән соң катнашуы күңелле, ә мин ул кичне бер стакан әфлисун согы һәм ярты термос кофе гына эчкән кеше. Әмма без җиңдек! Әлбәттә инде минем артистлык сәләтем аркасында түгел. Рәисә – чибәр, нәзәкатьле һәм зифа (минем белән контрастта). Шулай итеп бик тә зур плюш аю минем машинамның арткы утыргычына кереп урнашты.

-Ой, Рәмис, син шундый шәп!  Ай-йай көлдем мин бүген. Син бүген минем героем. Бәйрәм бүләк иткәнең өчен бик зур рәхмәт сиңа!

-Син шулай биергә кайда өйрәндең?

-Культура академиясенең дүртенче курсында укыйм мин.

-Кар Кызы белән Кыш Бабай, шулай ук, сезнекеләрдәнме? Ә мин аларны чын дип торам...

 

Сәгатьнең кечкенә телләре 4 санына якынлаша иде инде. Мин Рәисәне өенә кайтарып куйдым. Подъезд төбендә ул миннән:

-Шалтыратырсыңмы миңа? – дип сорап куйды.

-Ә ярыймы?

-Ә нигә телефон номерын сорамыйсың?

-Диспетчердан шампанга алмаштырып алырмын.

-Кирәкми, яз әйдә.

Башка эшлисем килмәде. Барыбер бөтен акчаны эшләп бетереп булмый.

Ләйсән беренче гыйнварда көндезге өчләр тирәсендә генә кайтты. Тик мин нигәдер борчылмадым.

 Әлеге Яңа ел төнендәге очрашу минем бөтен тормышымның астын өскә әйләндерде. Мин бит хәзер бик бәхетле! Минем чын, ике яклап та бертигез яратышу – мәхәббәт бар. Мин яратам һәм мине яраталар! Минем хәзер яхшы эшем бар, кабат яхшы хезмәт хакы түләргә сәләтле заводта инженер-технолог. Нәрсә соң әле мин дә мин?! БЕЗ яхшы акча эшлибез.

Хөрмәтле “Яшел Үзән”не һәм шунда басылган минем әлеге хатымны укучылар! Сезне Яңа туган ел белән котлыйм! Барыгызга-барыгызга да, иң мөһиме, сәламәтлек, рух күтәренкелеге, эшләрегездә һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар, бер кемгә дә әйтмәгән, әмма күңелдән чынга ашуын теләгән барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Бәлки арагызда минем кебек, яңа ел төненнән соң: “Мин дөньяда иң бәхетле кеше!” дип кычкыра алучылар да бардыр.

Һәм тагын бер кечкенә генә киңәш: йөргән кызыгызның әтисе белән уздырыштан эчәргә тырышмагыз. Моның ахыры ничек беткәнен мин сезгә әле генә сөйләдем.

Сәлам белән, Рәмис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев