Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел котлауларына Радик Хасанов та кушыла

Яңа ел белән, кадерле серголылар,  хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм  шәһәребез кунаклары!

«ПОЗиС» (POZIS) АҖ исеменнән сезне һәм якыннарыгызны Яңа ел – календарьнең иң ягымлы һәм гаилә бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйбыз! 
Узып баручы ел POZIS өчен тарихи, мөһим вакыйгаларга бай булды. Завод үзенең 120 еллыгын билгеләп узды, вакытыннан алда беренче дәрәҗәдәге дәүләт бурычларын үтәде, Россия Федерациясенең ОПК үсеше буенча федераль программа кысаларында эшләрне уңышлы тәмамлады, шулай ук суыткычлар җитештерүнең яңа эрасы үсешенә старт бирелде. 
Гомуми бәясе 4 млрд. сумнан артык булган, производствоның грандиоз объекты – «ПОЗиС» АҖдә реконструкция һәм техник яктан яңадан кораллану буенча проектны тормышка ашыру нәтиҗәсе булып торган махсус машина төзелеше үзәген эшләтеп җибәрү 2018 елның әһәмиятле вакыйгасы булды. Үзәк, махсус продукцияне югары нәтиҗәле серияле җирештерү циклын тулаем автоматлаштырырга мөмкинлек бирүче алдынгы югары технологияле җиһаз белән тәэмин ителгән. 
Ачылу тантанасында Татарстан Респуб ликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм башка рәсми затлар катнашты. 
Суыткыч җитештерү төп юнәлеш буларак бизнес диверсификациясендә яңа үсеш этәргече алды. Предприятие инвестицион проектны уңышлы яклады, шуңа ярашлы рәвештә завод югары класслы энергоэффектлы һәм электрон блок идарәле яңа суыткычлар чыгаруны планлаштыра. Аны тормышка ашыру нәтиҗәсе булып, 2021 елга җитештерүгә 600 мең берәмлек техника чыгару тора. Ноябрьдә POZIS «Конверсия» программасы кысаларында сәнәгать үсеше фондыннан проект өчен заем алды. 
Проект рәсми төстә 2018 елның сентябрендә тәкъдим ителде. Аны Ростех Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук компаниянең директорлар Советы, ГК «Ростех» һәм НПК «Техмаш» вәкилләре югары бәяләде. Инвестпроект «Ростех» Дәүләт корпорациясенең гадәти коралларның, сугыш кирәк-яракларының һәм махсус химиясенең, шулай ук 2025 елга кадәр «ПОЗиС» АҖ үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. 
Узып баручы ел бөтен базар шартларына туры килүче яңа көнкүреш һәм медицина техникасына бай булды. Без дизайнер тенденцияләрен һәм эргономиканы исәпкә алып, актив рәвештә яңа технологияләр, IT-чишелешләр кертәбез, шуңа да завод үзенә Һиндстан, Кытай, Евросоюз илләре кебек яңа экспорт базары ачты. Әлеге вакытка без җитештергән суыткычтан 14 млн гаилә куллана. 
Казанышларның нигезендә – POZIS коллективының мактауга лаек, сыйфатлы хезмәте ята, һәм завод бу хакта бервакытта да онытмый. POZIS социаль партнерлык кысаларында да күркәм традицияләре белән дан тота. Серголыларның балалары ел саен «Васильевский» шифаханәсендә сәламәтлеген ныгыта, иң яхшы белгечләр социаль ипотека программасы белән торак ала, серголылар һәм аларның гаилә әгъзалары заводның «Сәламәтлек» спартакиадасында актив катнаша. 
Завод үзенең кадерле ветераннары турында да онытмый. Аларның хезмәте – предприятиенең бүгенге уңышларының ныклы нигезе. 
POZISның партнерлар белән җайга салынган эше, шул исәптән кече һәм урта бизнес субъектлары, шулай ук шәһәр җитәкчелегенең, республиканың, илнең сизелерлек ярдәме компаниянең потенциалын гына арттырып калмый – Ватаныбызның тотрыклылыгын һәм чәчәк атуын тәэмин итә! 
Кадерле дуслар! 
Чын күңелдән сезне Яңа ел белән котлыйбыз! Иң мөһим теләк – тынычлык хакимлек итсен. Илебездә, гаиләбездә, һәрберебезнең күңелендә тынычлык булсын. Сезнең барчагызга да бәхет һәм ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар, иртәгесе көнгә ышаныч телибез! Ә POZIS 2019 елга үз көчендә ныклы ышаныч, күтәренке кәеф һәм оптимизм белән керә! 
Яңа ел бәхет китерсен!!! 
Җитәкчелек һәм профсоюз оешмасы исеменнән, 
Радик Хәсәнов, 
«ПОЗиС» (POZIS) АҖ генераль директоры 
Константин Антипов, 
профком рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев