Җәяү йөргәндә дә үз урыныңны белергә кирәк
Шәһәр юлларында зур киеренкелек саклану сәбәпле, фаҗигаләр әледән-әле чыгып тора. Шул исәптән, җәяүлеләр дә төрле очрак лардан зыян күрә.
Юлларда шундый хәлләрне булдырмау, кисәтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү мак сатыннан, ЮХИДИ хез мәт кәрләре тикшерү оештыра. Шундыйларның берсе
3 сентябрьдә узган. Ленин урамындагы 59нчы йорт янындагы юлда инспекторлар юл йөрү кагыйдәсен бозган җәяүлеләрне ачыклаган.
Тикшерү барышында күренми торган зонадан чыккан 3 җәяүле һәм, шулай ук, автомобилен иминлек каешы кимичә идарә иткән 1 йөртүче туктатылган.
Бу көнне инспекторлар юл-транс порты фаҗигаләре еш була торган Заикин урамына да тикшерүгә барган. Монда күзәтү барышында 5 йөртүченең иминлек каешын кимәве, берсенең транспорт чарасын йөртүгә бөтенләй хокукы булмавы ачыкланган. Тикшерүләр дәвам итәчәк. Сак лык берәүгә дә комачауламый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев