Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әй шофер, рульне тот туры, юлларыңа бәхет яугыры!

Автотранспортчылар көне уңаеннан котлауларга иң беренче чиратта автобус йөртүчеләр лаектыр, мөгаен.

Чөнки көн саен меңәрләгән пассажирларының гомерләре һәм сәламәтлекләре өчен җаваплылыкны үз өсләренә алып, көн саен эшкә йөрүчеләр - алар.
Автобус салонына аяк атлап кергәндә бик сирәкләребез генә, шул мизгелдән үз иминлеген кем кулына тапшыруын беләсе килеп, руль артында утыручыга күз ташлый торгандыр. Ә анда һөнәренең җитдилеген тирәнтен аңлаучы, кешеләрне ихтирам итүче, очлы күзле, сизгер күңелле кеше булырга тиеш. Яшел Үзәннең пассажирлар автотранспорт паркында 1980 елдан бирле эшләүче Рәхимҗан Гыйрфанов кебек. Бу фамилия безнең шәһәрдә күпләргә таныш, чөнки шул ук оешмада 40 ел хезмәт стажы тутырып, соңгы эш көненә кадәр автобус йөрткән Бөек Ватан сугышы ветераны Гәбдерәхим агайның улы ул. Бу гаиләдә туган егетләрнең дүртесе дә әтиләре юлыннан китә. Олысы Ринат инде гүр иясе, урыны җәннәттә булсын. Рафаил белән Газинур бүгенге көндә Серго заводының транспорт паркында, шулай ук автобуста эшли. Гомумән, бу династиядән өч буын вәкилләреннән ун кеше ПАТПны үз итеп, гомуми хезмәт стажлары 159 ел тәшкил итә.
Гөлнара Вәлиева.
Тулырак - газетаның 81нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев