Әй Норлатым минем, туган авылым!
Җәйге көннәрнең матурлыгын күреп, ел буена җитәрлек кәеф алып калыр өчен тагын бер зур бәйрәм Авыл көнен билгеләп үттек.

Бәйрәм кичке сәгать бишкә билгеләнгән булса да, авылдашларыбыз елдагыча, ялындырып кына килеп, иң күңелле мизгелләрне күрмичә дә калдылар. Быел авыл бәйрәмен догалар укып "Хәмзә" мәчетеннән Госман Җиһаншин башлап җибәрде. Изге эшләрдә башлап йөрүчеләрдән булган Госман агага авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаутдинов бик матур түбәтәй бүләк итте, авылдашларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп , иң олы яшьтәге юбилярларга авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырды.

Балалар бакчасы коллективы исеменнән озак еллар тәрбияче булып эшләүче Терешина Наталья Николаевнага да хезмәттәшләре котлау сүзләрен җиткерделәр, сентябрь аенда үзенең 65яшьлеген билгеләп үтүче "Ак барс" иминият бүлеге агенты Роза Сибгатуллина да бүләксез калмады. Ел саен узучы иң зур яшелчә бәйгесенә быел яңасы да өстәлде, иң матур гөлбакча, дигәне. Роза Илдус кызы Ягудина җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары бәйгедә катнашучыларның һәрберсенең өенә барып, матурлыкка сокланып кайтып , бәяләрен бирделәр.
Бертавыштан беренче урынга Юныс һәм Дания Забихуллиналар гаиләсен лаек дип таптылар, алар 1500 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Тагын егермегә якын гаилә , "Иделаръягы" мәдәният йортлары җитәкчесе Н.Харунов кулыннан мактау кәгазьләре белән бүләкләр алдылар. Әлеге чәчәк бакчалары "В контакте" челтәренең"Төньяк Норлат "төркемендә куелып барды, аларны күреп барлык авылдашларыбыз да соклангандыр , дип уйлыйм. Быел да , иң -иңе дип, төрле яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән торган композициясе өчен Гөлинә Ибатуллина табылды, аңа җиңел кул арбасы бүләк иттеләр. "Бик зур рәхмәт сезгә, төзелеш эшләребез тәмамланмаган әле, бик файдалы бүләк", диде ул. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Лилия Сибгатуллина белән Алиса Ниязова , "Шәһри Казан" газетасы журналисты Эльвира Мозаффар, Гөлчәчәк Шакирова, Күгеш авылы егетләре , Васильево мәдәният йортыннан килгән Елена Сабирҗановаларның җыр-моңнары белән үрелеп барган бәйрәмгә , спорт ярышлары, гир күтәрү, аркан тартышу уеннары кушылгач, тагын да җанлылык өстәде. Ул арада, караңгылык иңгән мәйданда, бакча баласыннан алып, алтмыштан узган әбиләргә кадәр дискәтүктә биеде.

Елга якын мәдәният йорты бинасының булмавы үзен сиздерә икән шул, яшьләрнең дәртле көйгә сикереп биегәннәрен күреп, кичке һавада бик матур күренгән салютны көтеп, без дә, туңып тормыйк, дип, "рәхәтләнеп" биедек. Олысы да, кечесе дә бәйрәм иткән авыл көне әнә шулай матур итеп тәмамланды. Кич буе бәйрәмне күңелле узсын дип тырышучыларга, оештыручыларга рәхмәт, диясе килә, афәрин сезгә!
Розалия Ибраһимова.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев