Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хыянәт иттерми торган каеш таккан ир-атның җенес әгъзасын кисеп алырга туры килгән

Хатыны белән эротик уеннардан соң, бер ир-атның җенес әгъзасын һәм күкәй капчыгын кисеп алырга туры килгән

. Бу хакта Губернiя Daily сайты яза.


«Life» басмасы язганча, бу пар өйләрендә эчкән. Кәеф-сафа корып утырган вакытта, хатыны ирен хыянәттә гаепли башлый. Ахырда, хатын-кыз иренә «пояс верности» – хыянәт итәргә комачаулый торган каеш кидерә, ә ачкычларын тотып ата.

Күрәсең, бу аксессуар кысанрак була: ир-атның җенес әгъзасы шешә һәм баклажан төсенә керә. Бу каешның ачкычын да таба алмаганнар, йозагын да ачып булмаган. Ир белән хатын хастаханәгә бара, анда исә, ашыгыч рәвештә җенес әгъзасын һәм күкәй капчыгын ампутацияләргә кирәк, дип әйтәләр. Өстәвенә, җенес әгъзасы шешкән ир-ат бәдрәфкә дә йөри алмаган.


Ир-атка ампутация ясаганнар, һәм хәзер көнчел хатынның иренең тугрылыгына шикләнер сәбәбе калмаган, дип яза басма.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты
Фото: © Губернiя Daily сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев