Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ХӨРМӘТЛЕ ХЕЗМӘТТӘШЛӘР, ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ, АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ПРОДУКЦИЯСЕН ҖИТЕШТЕРҮЧЕЛӘР

Сезне ихластан һөнәри бәйрәм – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм!

Агросәнәгать комплексы – илнең, республикабызның икътисади нигезе булып тора, шунлыктан һәммәбез өчен дә авыл хуҗалыгын үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Туган җиребез, ватаныбыз хакына кыенлыклар белән исәпләшмичә, көн-төн тир түгеп хезмәт куючыларга, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребезгә, механизаторларыбызга, терлекчеләребезгә, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының, эшкәртү сәнәгатенең фидакарь хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Без җитештергән продукция, иң беренче чиратта тәмле, хуш исле икмәк табыннарыбызның күрке булсын. Алга таба да, райондашларыбызны, шәһәр халкын тәмледән-тәмле ризыклар белән тәэмин итәргә, сөендерергә язсын.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.

Татьяна Ипполитова.
«Яшел Үзән икмәк комбинаты» ябык акционерлык
җәмгыятенең генераль директоры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев