Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле серголылар һәм өлкән буын яшел үзәнлеләр

«ПОЗиС» (POZIS) АҖнең меңләгән коллективы исеменнән Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Бу матур бәйрәм көнендә без сезнең һәрберегезгә яраткан Яшел Үзәннең матурлыгына һәм чәчәк атуына, данлы шәһәребезнең җитештерү потенциалын уңышлы үстерүгә керткән бәяләп бетергесез шәхси өлеше өчен зур рәхмәтебезне һәм тирән хөрмәтебезне белдерәбез!

Сез – акыллы буын вәкилләре – тырышлыгыгыз, рух көче, идеалларга тугрылык һәм һәр йөкләнгән эшкә җаваплы карашыгыз белән безнең предприятиегә ныклы нигез салдыгыз.


Аеруча зур рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне без хаклы рәвештә хөрмәтле сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә җиткерәбез. Сынаулар белән тулы лаеклы тормышыгыз зур батырлык, ныклык һәм фидакарьлек, чын патриотизм, профессионализм һәм туган заводка һәм кадерле ватанга чиксез тугрылык үрнәге булып тора.

Без олы яшьтәге кешеләр турында кайгыртуның бүген «ПОЗиС» акционерлык җәмгыяте социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын билгеләп үтәргә бик шат. Компаниядә үз гомерләренең күп өлешен заводта эшләгән серголыларга матди ярдәм күрсәтү буенча системалы рәвештә максатчан программалар гамәлгә ашырыла. Күп еллар инде «Волга» завод шифаханә-профилакториясенә бушлай юлламалар бүлеп бирү практикасы үткәрелә. Компания тулысынча завод ветераннар оешмасының эшчәнлегенә ярдәм итә. Безнең предприятиенең һәр хезмәткәре лаеклы кайгыртуны тоя алсын өчен үзебезгә бәйле булганның барысын да эшлибез.


Кадерле серголылар һәм «алтын» яшьтәге яшел үзәнлеләр! Хөрмәт көнендә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, оптимизм һәм рухи күтәренкелек, иминлек, тынычлык һәм, әлбәттә, бәхет телибез! Балаларыгызның, оныкларыгызның, оныкчыкларыгызның мәхәббәтен, кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яшәгез!

Радик Хәсәнов, генераль директор
Константин Антипов, профком рәисе
Равил Хәлиуллин, ветераннар Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев