Хөрмәтле пассажирлар!
Хәзер сезнең транспорт картасы белән мобиль кушымта ярдәмендә түләү мөмкинлеге бар! Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
1. «ТР Транспорт картасы» кушымтасын телефоныгызга саклагыз
2. Тәүге түләү алдыннан банк картасын бер тапкыр шуңа бәйләгез
3. QR - кодны кушымта аша сканерлагыз
4. Контролерга транспортта йөрү тарихында сакланган түләү турында чекны күрсәтегез
Әлеге яңалык 1 сентябрьдән үз көченә керде һәм шәһәрнең 1нче, 2нче һәм 6нчы автобус маршрутларында тест режимында эшләячәк.
ЗПАТП рәсми төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев