Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле ир-атларны, Ватанны саклаучылар көне белән , «ПОЗиС» (POZIS) АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Константин Антипов котлый

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле дуслар!

«ПОЗиС» (POZIS) АҖнең меңләгән коллективы исеменнән Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
23 февраль – шан-шөһрәт, рух көче, хәрби батырлык һәм Россия мәнфәгатьләренә тугры хезмәт бәйрәме. Бу истәлекле көн, дәүләт мәнфәгатьләрен, аның иминлеген саклаучы, тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән бөек Ватаныбызның икътисади потенциалын, тотрыклылыгын, куәтен һәм абруен ныгытучы, илебезнең язмышы өчен борчылган һәркемне берләштерә.

Бу бәйрәмдә илебезнең данлы тарихы дәвамында аны саклаган һәм яклаган кешеләрне хөрмәтлибез. Без Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең бөек батырлыклары һәм каһарманлыгы, локаль конфликтларда һәм «кайнар» нокталарда хәрби бурычларын үтәгән Россия солдатларының һәм офицерларының кыюлыгы һәм куркусызлыгы, шулай ук җиңүчеләр буынының лаеклы варисы булган Ватанны саклаучыларның фидакарьлеге белән горурланабыз.

Бүген, махсус хәрби операция бурычларын үтәү кысаларында, алгы сызыкта һәм фронт чикләрендә туган җир, хакыйкать һәм гаделлек, Россия өчен тынычлык һәм иминлек гарантияләре ышанычлы тәэмин ителсен өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга аерым рәхмәт белдерәбез. Без аларның туганнарына һәм якыннарына хөрмәт күрсәтәбез!

Россиянең суверен, бәйсез, куркынычсыз киләчәге бары тик безгә, бердәмлегебезгә, патриотизмга һәм фидакарь хезмәтебезгә бәйле икәнен һәрвакыт белә идек, ә бүген моңа кабат инандык. Төбәкнең социаль-икътисади үсешенә һәм илебезнең оборона сәләтен ныгытуга безнең данлыклы, ике тапкыр орденлы «ПОЗиС» заводы бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Предприятие елъязмасы Россия гаскәрләре һәм батырлык тарихы, Ватанны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Берләшмә оборона профилен Беренче Бөтендөнья сугышы елларында ук, заводны талантлы сәнәгатьче, инженер-уйлап табучы Николай Бенуа миналар һәм яктырткыч ракеталар ясау өчен сатып алгач ук ала.

Бөек Ватан сугышы елларында безнең завод фронтны сугыш кирәк-яраклары белән өзлексез тәэмин итә, күптән көтелгән Җиңүне якынайта. Бүген берләшмә «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы предприятиесе» югары исемен лаеклы йөртә.
Хәзерге геосәяси вәзгыятьтә серголылар, Татарстанның барлык халкы кебек үк, гуманитар ярдәм җибәреп, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга актив ярдәмнәрен дәвам итә.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең завод эшчеләре һәрвакыт тырышлык һәм җаваплылык, иң амбциоз проектларны тормышка ашыру, фәнни яктан киң белем таләп итүче, төрле максатлардагы югары технология­ле сыйфатлы продукцияне үзләштерү һәм киң номенклатура чыгару осталыгы белән аерылып торды, ә Сергоның иң яхшы традицияләре яшь буынга тапшырыла. Моны «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактаулы билгесе раслый, ул Россия Президенты Указы белән җитештерү эшчәнлегендәге югары күрсәткечләр өчен безнең заводка узган ел тантаналы рәвештә тапшырылды.

Җыелган тәҗрибәне саклап һәм арттырып, предприятиебез данлы үткәнгә, хөрмәтле ветераннар һәм хезмәт династияләре нигез салган традицияләргә, шулай ук яшьләрнең инициативасына һәм энергиясенә таянып, тотрыклы үсеш алуын дәвам итә. Серго исемендәге завод­ның уңыш гарантиясе шунда!

Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, игелек һәм бәхет, гаилә иминлеге, Татарстан һәм Россиянең күпмилләтле халкы файдасына яңа уңыш­лар һәм җиңүләр телибез! Ил-йортыбызда һәрчак тынычлык булсын

Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» (POZIS) АҖ генераль директоры,
Константин Антипов, профком рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев