Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, Ватанны саклаучылар, ветераннар

23 февраль – көч һәм батырлык, ныклык һәм патриотизм символы булган истәлекле көн белән чын күңелдән котлыйм.

Данлы тарихыбызның барлык этапларында Ватан сакчылары илебезнең бөтенлеген һәм намусын фидакарьләрчә кайгырткан. Шунлыктан бу бәйрәм көнендә без Ватан өчен башларын салган җиңүчеләр буынының үлмәс батырлыгын зур горурлык белән искә алабыз, исәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышабыз. Дөньяда зур тизлек белән үзгәрешләр бара, ләкин безнең тормышта үз әһәмиятен саклап кына калмаган, тагын да көчлерәк яңгыраш алган кыйммәтләр бар. Болар – Ватанга, аның халкына мәхәббәт, гражданлык һәм хәрби бурычка тугрылык, тарихыбызга сакчыл мөнәсәбәт.

Ватанны саклаучылар көнендә батыр һәм көчле, зирәк һәм кыю, тормыштагы барлык каршылыкларны җиңәрлек чын ир-егет булып калуыгызны, озын гомер, бетмәс энергия һәм корычтай нык сәламәтлек телибез.

Иван Соловцов, «КМПО» – Яшел Үзән машина төзелеше заводы» АҖ филиалы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев