Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле дуслар!

Яңа елга аяк бас­канда без традицион рәвештә узганына йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез.

Милли проектлар, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рес­публикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәрдә Алтынов паркын һәм «Яшь корабль» скверын реконструкцияләү эшләре дәвам итә, Осиновода күп профильле поликлиника төзелде, районда яшәүчеләр өчен яңа ФАПлар ачылды. Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре капиталь ремонтланды.

Безнең бурыч – шәһәр һәм районның барлык өлкәләрен дә алга таба үстерү, беренче чиратта, Яшел Үзән матур һәм халык өчен мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш. Башкарасылар әле байтак.

Яңа 2024 ел барлык яшел үзәнлеләргә сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет китерсен, безнең өчен яңа идея­ләр, истәлекле вакыйгалар һәм яхшы үзгәрешләр өчен бәхетле вакыт булсын! Бәйрәм белән!

Михаил Афанасьев, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев