Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле якташлар! Ватаныбызга булган ярату, тугрылык символын гәүдәләндергән Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез

Халыклар бердәмлеге көне – үзара низаглар һәм конфликтлардан өстен тору тантанасы бәйрәме булып тора, яңа кыенлыклар һәм сынау­лар белән очрашкан бүгенге көндә безгә халыклар бердәмлеге һәм дуслыгының әһәмияте турында кабат искә төшерә.

Безнең «Майский» теплицалар комбинатында төрле милләт кешеләре һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә, ярдәмләшеп һәм тату коллектив булып хезмәт итте. Куелган максатларга бары тик гражданнар тынычлыгына, үзара аңлашуга, кешеләребезнең теләктәшлекләренә таянып кына, тарихи һәм мәдәни мирасларга, рухи традицияләргә сакчыл караш булганда гына ирешеп була. Безнең бердәмлек – оешмабызның гына түгел, илебезнең дә еллар һәм гасырлар буена үсеш нигезе.

Хөрмәтле райондашлар, дуслар! Сезгә ихлас күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, муллык, төбәгебезнең алга атлавына багышлаган эшчәнлегегездә уңышлар телим. Бу бәйрәм туасы елга игелек һәм мәрхәмәт, бер-берең турында кайгырту, файдалы һәм иҗади эшләр белән тулы кәеф бирсен.

Илшат Ганиев
«Майский»теплицалар комплексы генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев