Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Сезнең авыр фидакарь хезмәтегез тырышлык, җаваплылык таләп итә һәм иң тирән хөрмәткәлаек.

Яшел Үзән районында һәрчак җир эшен һәм икмәк бәясен белделәр, яраттылар, шуңа күрә дә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте өстенлекле, мактаулы, хөрмәтле.
Авыл хуҗалыгы – икътисадның иң тотрыксыз секторы, чөнки ул күбесенчә климат шартларына бәйле. Ләкин, бернигә дә карамастан, сез үз эшегезне лаеклы һәм профессиональ алып барасыз, илебез табынын азык-төлек белән өзлексез тәэмин итәсез.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан, намуслы хезмәтегез, тәҗрибәгез өчен оешмабыз хезмәткәрләренә һәм ветераннарына рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең тырышлыгыгыз белән районыбыз һәм республикабыз халкы экологик чиста, файдалы яшелчә, җиләк-җимеш белән даими тәэмин ителә.


Авыл хуҗалыгы тармагында тир түгүче һәркемгә күңел күтәренкелеге, югары күрсәткечләр, муллык һәм сәламәтлек телим. Сез үстергән уңыш һәркемгә шатлык китерсен!


Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комплексы
генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев