Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Химик чистарту хезмәтләре: кулланучылар хокуклары һәм килешү мәгълүматлары

Сорау-җавап.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Заказымны ала аламмы?

– Берничә көн элек күн тунны (дубленканы) химик чистартуга тапшырдым. Әйберне кабул иткәндә миңа квитанция бирделәр, ләкин мин аны югалттым. Квитанция булмаган очракта, заказымны ала аламмы?

– Әйе, бу мөмкин.

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514нче номерлы карары белән расланган «Россия Федерациясендә көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре»нең 5нче пункты нигезендә, килешү төзелгәнлекне раслаучы документ (квитанция) югалтылса, әйбер (заказ) кулланучының язма гаризасы һәм аның шәхесен раслаучы документ (паспорт яки башка документ) нигезендә бирелә.

Квитанциядә нинди мәгълүмат бирелә?

– Мин пальтоны химик чистартуга тапшырырга җыенам. Әйберне кабул иткәндә, килешүдә (квитанциядә) нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш?

– РФ Хөкүмәтенең 1514нче номерлы карары белән расланган «Көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре»нең 16нчы пункты буенча, әйберне химик чистартуга кабул иткәндә, килешүдә (квитанциядә) түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш: әйбернең исеме, төсе, эшләнгән материалы (тукыма составы), җиһазлары (фурнитура), барлык кимчелекләр (шул исәптән химик чистарту бетереп булмый торганнар), шулай ук кулланучының ризалыгы белән башкарыла торган өстәмә түләүле хезмәтләр (аппретлау, дезодорация, антистатик эшкәртү һ.б.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев