Хезмәтегез өчен рәхмәт
Сезнең алда 9 ноябрьдә Зеленодольск шәһәренең Карл Маркс урамындагы аварияне бетерүдә катнашкан хезмәткәрләр.
Исегезгә төшерәбез, ул чакта кое җимерелеп, алты метр тирәнлектәге торбага зыян килгән иде.
Аны төзәтү өчен ике ремонт бригадасы җәлеп ителде. Безнең осталар иртәдән үк эшләде. 22.00 сәгатьтә яшел үзәнлеләрнең йортларына су җибәрелде.
Авария көнендә армый-талмый эшләүләре өчен хезмәткәрләребезгә рәхмәт белдерәбез! Аларның һәрберсенә дә вәгъдә ителгәнчә премия бирелде.
Бу хакта “Зеленодольск Водоканал предприятиясе” үзенең телеграм каналында яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев