Хезмәт хакы вакытында түләнергә тиеш
95 хезмәткәргә 3 миллион сум күләмендә бурыч җыелган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шәһәр прокуратурасы тарафыннан «Зеленодольск икмәк комбинаты» акционерлык җәмгыятендә хезмәт законнары таләпләрен үтәүгә кагылышлы тикшерү уздырылган.
Аның барышында икмәк комбинатының 95 хезмәткәре алдында хезмәт хакы буенча 3 миллион сум күләмендә бурычы булуы ачыкланган.
Хезмәт хокукларын торгызу максатыннан, прокуратура тарафыннан предприятие җитәкчесе адресына тәкъдим кертелә.
Моннан тыш, оешманың генераль директорына карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.27нче маддәсенең 6нчы өлеше буенча (хезмәт законнарын бозу) эш кузгатыла.
Прокуратура күргән чаралар нәтиҗәсендә, хәзер предприятие хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча барлык бурыч тулысынча капланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев