Хезмәт кешесенә – олы хөрмәт: Сабантуйда кыр батырлары һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде
Зеленодольск муниципаль районында узган Сабантуй бәйрәмендә авыл хуҗалыгы тармагында нәтиҗәле хезмәт куйган алдынгы хезмәтчәннәрне бүләкләү тантанасы булды.
Алия Гаязова фотолары, «ЯҮ»
Район башлыгы Михаил Афанасьев агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән механизаторларга, терлекчеләргә, ветеринария белгечләренә, кошчылык һәм яшелчәчелек тармагы вәкилләренә дәүләт һәм муниципаль бүләкләр тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән «Тау Иле» хуҗалыгының баш ветеринария табибы Рөстәм Габидуллин һәм «ВЗП Заволжья» директоры Ислам Закиров бүләкләнде. Әлеге министрлыкның Рәхмәте «Авангард» АҖнең генераль директоры Эллина Шайерга игълан ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән Зеленодольск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Лилия Иванова бүләкләнде.
Районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәтчәннәренә Зеленодольск муниципаль районы башлыгының Рәхмәтләре, акчалата премияләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар арасында «Красный Восток Агро», «Авангард», «ВЗП Заволжья», «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» кошчылык комплексы, «Тау Иле» хуҗалыгы, «Күгәй» кооперативы һәм башка хуҗалык вәкилләре бар.
Быелгы Сабантуйның иң истәлекле вакыйгаларының берсе – күпьеллык намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексы үсешенә керткән зур өлеше өчен Җиһаншина крестьянфермер хуҗалыгы механизаторы Алмаз Хәкимуллинга «Рустрак» тракторы тапшыру булды.
Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Авыл хуҗалыгы – районыбыз икътисадының мөһим тармакларының берсе. Сезнең көндәлек фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә кырларда мул уңыш үстерелә, терлекчелек һәм кошчылык тармаклары уңышлы үсә. Районыбызның азык-төлек иминлеге һәм авылларның тотрыклы үсеше сезнең хезмәткә бәйле. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яңадан яңа хезмәт уңышлары телим, – дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.
Сабантуй бәйрәме хезмәт кешеләренә күрсәтелгән хөрмәтнең тагын бер матур мисалы булып, кыр батырларының һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең абруен күтәрүгә хезмәт итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев