Хәзерге заманда кешеләр намуска буйсынамы?
Бервакыт мөгаллим янына бай әфәнде килгән, һәм...
– Сез мине хәтерләми торгансыздыр инде, мөгаен, әмма мин сезнең сабакларыгызны гомерем буе хәтеремдә сакладым. Сез безгә үз хисләребезгә – ихтыяр көченә, аңыбызга, үҗәтлегебезгә хуҗа булырга, аларны буйсындырырга өйрәттегез. Шул сүзләрегез миңа максатларыма ирешергә ярдәм итте, – дигән.
– Мин бик шат, – дип елмайган остаз. – Тик, нигә син кабат килдең?
– Миңа бер хисемне иярләргә ярдәм итегезче. Тормыш рәхимсез һәм еш кына миңа бурычлыларны йортсыз һәм җирсез калдырырга туры килде. Соңгы вакытта алар турындагы хатирәләр миңа йокларга бирми.
– Әле намусың тавышын ишетәсең икән, димәк бәгырең катмаган. Бу хискә кеше үзе буйсынырга тиеш. Ихтыяр көче белән аңыңа хуҗа бул, шәкертем, ә менә намусыңа – хезмәтче бул, – дигән мөгаллим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев