«Хатыныңның әнисенә кем дип дәшәрсең икән?» (киңәш кирәк)
Кызлар, бер киңәш бирегез әле. Сентябрь уртасында улыбызны өйләндерәбез дип торабыз. Кыз сорап кайттык, булачак кода-кодагыйлар белән таныштык. Шөкер, тигез гаиләдә үскән килен. Юлда кайтканда ук улымнан: «Хатыныңның әнисенә кем дип дәшәрсең икән? Әби дияргә бигрәк яшь, әни дип кенә әйтерсең инде», – дим. Тик...
Кызлар, бер киңәш бирегез әле. Сентябрь уртасында улыбызны өйләндерәбез дип торабыз. Кыз сорап кайттык, булачак кода-кодагыйлар белән таныштык. Шөкер, тигез гаиләдә үскән килен.
Юлда кайтканда ук улымнан: «Хатыныңның әнисенә кем дип дәшәрсең икән? Әби дияргә бигрәк яшь, әни дип кенә әйтерсең инде», – дим.
– Без инде Азалия (исемен үзгәртеп яздым) белән бу темага сөйләштек, ул – сиңа, мин аның әнисенә исем белән генә дәшәчәкбез. Шулай җайлырак булыр. Әни бөтен кешенең дә берәү генә була. Чит кеше әнисенә әни дип әйтү дөрес түгел ул, ди. Алай әйтмиләр хәзер ди.
Ирем белән башта сүзсез алдык. Ул да, мин дә ни дияргә белми тордык.
– Беренчедән, чит кеше әнисе түгел, яраткан кешеңнең әнисе дим. Икенчедән, бу бит – гореф-гадәт, аны бозарга ярамый дим.
– Кайда шулай дип язылган, – ди. Тормышта язылмаган кагыйдәләр дә бар, бу – шуларның берсе дим. Булса да, искергән инде сезнең ул кагыйдәгез ди.
Әллә ничә тапкыр бу темага сүз кузгатып карадык инде. Үпкәләшеп тә беттек, күз яшьләре дә булды. Малай безне ишетергә дә теләми. Үз улымны үзем танымыйм. Нишләргә дә белмибез әтисе белән. Нинди сүзләр табып аңлатырга икән боларга моның дөрес түгеллеген?
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев