Хатынын тукмаган ир җәза көтә: Карамалы Тауда яшәүче 32 яшьлек иргә прокурорлар гаепләү чыгарган
«Яшел елан» тәэсирендә акылын югалтучылар әледән-әле очрап тора. Андыйлар, гадәттә, якыннарына зыян китерә һәм хәтта кул да күтәрергә мөмкиннәр.
Шундый очрак булдымы, турыдан-туры хокук органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм «озын куллы»ларның кулларын кыскартырга кирәк. Үз вакытында чара күрелмәгәндә, тагын да авыррак җинаятьләр кылуга җирлек туарга мөмкин.
Күптән түгел, акылын эшкә җигеп тормыйча йодрык белән аңлатырга яратучы 32 яшьлек иргә Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы РФ Җинаятьләр Кодексының 117нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган гаепләү чыгарган.
Ачыкланганча, бу ир Карамалы Тау бистәсенең Коммунальная урамындагы йорт фатирында, исерек хәлдә булып, бу елның 28 гыйнварыннан алып 31 гыйнварга кадәр, системалы рәвештә хатынын кыйнаган, аңа тән җәрәхәтләре ясаган. Нәтиҗәдә, бу кыйналу очрагы турында хәбәр хокук сакчыларына барып ирешкән.
Гаепләнүче ир үз гаебен таныган, аңа карата читкә чыгып китмәү шарты куелган. Ә эшен җәмәгать судына җибәргәннәр. Җәзаны алар билгеләячәк.
Гаилә тормышында төрле хәлләр булырга мөмкин. Әмма һәр очракны һәм бәхәсне кул уйнатмыйча һәм исерткеч эчемлекләр кулланмыйча да хәл итеп була, югыйсә. Болай да катлаулы тормышны ник катлауландырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев