Хатын-кыз сәламәтлеге турында кайгыртып
Республика онкология диспансерының күчмә маммографы Яшел Үзән районында
Маммографияне Карамалы Тау авыл җирлеге һәм Норлат зонасы халкы үтә алачак. Тикшеренү өчен участок терапевтыннан юллама алырга кирәк!
✔️Карамалы Тауда күчмә маммография:
10 июньдә - 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр,
11 һәм 13 июньдә - 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
✔️Норлатта:
14 июньдә - 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр
17-20 июньдә - 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр халыкны кабул итәчәк.
Күчмә комплекс җирле медицина учреждениеләре янында урнаштырылачак.
Маммография ул - рентгенологик тикшерү. Ул күкрәк яман шешенең беренче билгеләрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә маммография әлеге онкология авыруын диагностикалауның иң мәгълүмати ысулы булып тора.
40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга һәр 2 ел саен маммография үтәргә киңәш ителә. 50 яшьтән соң, тикшерү ел саен тиеш. Авырулар булганда маммографияне һәр 6 ай саен билгелиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев