Хатын-кыз мантыйгы
Ире өенә соңга калып кайта. Хатыны: “Сөяркәң янында рәхәт булдымы соң?”
Ире иртә кайта: “Син хөрәсәнгә тизрәк эштән качарга гына булсын!”♦Ире бик күп эшли: “Синең анда нәрсәләр эшләгәнеңне барып карыйсы булыр әле!”
Ире бик аз эшли: “Гаиләңнең тамагын да туйдыра алмыйсың бит син, имгәк!”
Ире акчаны аз ала: “Синең хезмәт хакың песи баласын ашатырга да җитми ләбаса!”
Ире акчаны күп ала: “Миннән яшереп калдырганы күпме икән синең болай булгач?”
Ире акчаны күп ала, әмма аз эшли: “Мин бандит белән яшәрмен дип уйламаган идем!”
Ире акчаны аз ала, әмма күп эшли: “Шундый аз акчага синең кебек ишәк урынына эшләүче тагын кем бар икән?”
Ире аз эшли һәм акчаны аз ала: “Хатынымның урамга киеп чыгарга күлмәге дә юк дип хурланмый да бит, ичмасам!”
Ире күп эшли һәм күп ала: “Ирең көрәп акча алсын, ә син өч көн буе бер туннан йөр инде!”
Ире өй эшләрендә ярдәм итми: “Мин сиңа асрау булып ялланмадым!”
Ире өй эшләрендә ярдәм итә: “Кит моннан, черек кул, ичмасам, диваныңда гына ятсаңчы!”
Ире чәчәкләр бүләк итми: “Анаңның туган көне җиткән саен аңа мимоза ташыйсың, ә миңа – шымытыр!”
Ире чәчәкләр бүләк итә: “Күпме әйтергә була сиңа: алай бик яратсаң, акчалата гына бир дип! Болар бит иртәгә үк шәлперәеп төшәчәк һәм чүп чиләгенә очачак!”
Ире назлы сүзләр әйтми: “Алар туйга хәтле генә назлы була дип, әни дөрес әйткән икән!”
Ире назлы сүзләр әйтә: “Мондый сүзләр әйтергә сине сөяркәң өйрәттеме?”
Чыганак: САЗЛЫК
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев