– Хатын-кыз кияүгә чыккач, иренең фамилиясен алырга теләмичә, үз фамилиясендә кала аламы?
Исламда моны ничек аңлаталар?
Ислам – ул Аллаһ Тәгалә билгеләгән юнәлеш. Бу ике дөньяда да кешелекне бәхеткә алып баручы бердәнбер юл. Ә белем –Исламның җаны. Белем алган саен, сораулар туа тора һәм без аларга җавап эзләп, Яшел Үзәннең «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Сәфәрхановка юл тоттык. Бүген ул укучыларыбызны борчыган сорауларга җавап бирә.
– Исламда нәсел саклау дигән кагыйдә бар. Һәрбер кеше үзенең кайсы гаиләдән, нәселдән булуын ачык итеп күрсәтергә тиеш. Бер нәсел кешеләре бер-берсе белән кушыла алмый. Исламда хәтта уллыкка алу кебек төшенчә дә тыелган. Без балаларның фамилияләрен, атасы исемен үзгәртә алмыйбыз. Без алар турында кайгырта гына алабыз. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тарихында мондый мисал бар: Пәйгамбәр булганчы Ул бер малайны – Зәйд ибн Харисны уллыкка ала һәм аңа үзенең исемен бирә (Зәйд ибн Мөхәммәд). Шул вакытта Аллаһ Тәгалә атасы исемен үзгәртүне тыю турында аять җибәргән һәм Мөхәммәд (с.г.в.) бу егетнең исемен яңадан үзгәрткән. Шуңа күрә кайбер мөселман галимнәре кияүгә чакканда хатын-кызга фамилияне үзгәртүне тулысынча тыелган гамәл дип аңлата, чөнки бу – үз нәселеңнән баш тартуга тиң, кайберләре исә, фамилия һәм атасының исеме – икесе ике нәрсә дип әйтә: атасының исемен үзгәртергә ярамый һәм фамилияне алыштыру шулай ук хупланмый (мәкрух).
Галимнәрнең өченче фикере дә бар: ситуациягә карарга кирәк, ди алар. Әгәр халыкта фамилияне үзгәртү түгел, ә алыштыру традициясе бар икән, мәсәлән, кияүгә чыккач, иренең фамилиясен алу, каршы килү туганлык мөнәсәбәтләренең бозылуына китерергә мөмкин, бу очракта фамилияне үзгәртә аласың. Шулай ук үз фамилияңне дә, иреңнекен дә калдырып, икесе белән дә йөрү хуплана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев