Хатын ирендә булган яхшы сыйфатларны аңа күрергә ярдәм итәргә тиеш
Яшь хатын әнисенә зарлана икән: – Әнием, мин иремә башкача түзеп тора алмыйм. Ул шундый үзгәрде! Мине аңламый башлады, хөрмәт итми һәм гел әрләшә. Мине яратмый бугай...
– Соң, ә үзең? Үзең аны хөрмәт итәсеңме? Аңлыйсыңмы? – дип сораган әнисе.
– Хәзер ди! – дип җавап биргән кызы. – Иремә усалланырга ярый, ә миңа юкмы? Ул миңа карата нинди, мин дә аңа карата шундый мөнәсәбәттә! Ул хөрмәт итми икән, мин дә аны хөрмәтләргә бурычлы түгел. Ул мине аңламый, ә мин нигә аны аңларга тиеш?
– Шулай икән, могҗиза көтмә инде, кызым. Син хәзер көзге кебек, иреңнең хаталарын кабатлыйсың. Әмма көзгедән аермалы буларак, хатын күргәнен генә түгел, ирендәге беренче карашка күзгә ташланмаган нәрсәләрне дә күрсәтергә сәләтле. Әгәр дә хатын яхшы күңелле икән, ир дә йомшаграк булырга тырышачак. Әгәр дә хатын хөрмәт күрсәтә икән, ир дә хөрмәт итә башлаячак. Хатын яратуын күрсәтсә, ире дә яратачак. Хатын ирендә булган яхшы сыйфатларны аңа күрергә ярдәм итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев